16+

Йолдыз Шәрәпованың яңа китабы дөнья күрде

Ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып барганда, кулыңа яңа китабың килеп керүдән дә сөенечле вакыйга юктыр ул.

Йолдыз Шәрәпованың яңа китабы дөнья күрде

Ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып барганда, кулыңа яңа китабың килеп керүдән дә сөенечле вакыйга юктыр ул.

Бигрәк тә язучы кеше өчен. Бу көннәрдә шагыйрә Йолдыз Әдип кызы Шәрәпованың “Табигать теле. Язык природы” дип аталган китабы татар һәм рус телләрендә басылып чыкты.  Китап Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тәкъдиме белән нәшер ителде.

Балалар  китап белән бергә әйләнә-тирәбезгә, табигать матурлыгына соклана-ярата да, аны сакларга  да өйрәнә ала. Дөньяның матурлыгы, туган ягыбызның  чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк әле, ул нинди матур! Кояш нурлары чык тамчыларында йоклап яткан салават күперен уята, кошлар сайраша, яфраклар шыбырдый, чишмәләр ага, урманын сагынып чыршы елый – болар барысы да Йолдыз Шәрәпованың балалар өчен язылган китабында урын алган. “Табигать теле” табигатьнең чын дусты булырга  һәм аңа ярдәмгә килергә булышыр. Китапны укымый калмагыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading