16+

Йортларны һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча кайнар линия эшләячәк

Элегрәк хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 мартында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә җир кишәрлекләрен түләүсез бирү срогы тәмамлана. Шулай ук бу датадан "вакытлыча участоклар" кадастр исәбеннән төшәчәк.

Закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре татарстанлыларга әлеге тема буенча консультацияләр бирәчәкләр.  
Моннан тыш, 24 февральдә узачак әлеге кайнар линия кысаларында гражданнар күчемсез милекне "дача амнистиясе" буенча рәсмиләштерү белән бәйле сораулар бирә ала.  

Бердәм кайнар линия 10нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading