16+

Җырчы, көрәшче егет махсус хәрби операциягә киткән

"Күп  кенә дусларым, танышларым һәм җизнәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә", дигән ул.

Җырчы, көрәшче егет махсус хәрби операциягә киткән

"Күп  кенә дусларым, танышларым һәм җизнәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә", дигән ул.

Саба төбәге көрәшчесе, соңгы елларда үзен җырчы һәм алып баручы итеп таныткан Ленур Биктимеров махсус хәрби операциягә китүе хакында хәбәр иткән.

"Хөрмәтле дуслар, әлеге чыгышым белән җыр сәнгатендә карьера ясавымны туктатып торам. Күп  кенә дусларым, танышларым һәм җизнәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Мин дә үз теләгем белән шунда китәргә карар кылдым. Күп сораулар, имеш - мимешләр йөрер. Акча өчен киткән диючеләр дә булыр. Шәхси бизнесым һәм җыр өлкәсендә эшләгән акчаларым аркасында начар яшәмәдем. Шуңа күрә акча роль уйнамый монда. Бердәм булырга кирәк дигән фикер бимазалады мине.
Моның белән дөнья тукталмый. Җырларым телевидение, радио аша яңгырап торыр. Исән- имин. җиңү белән кайтып, алга таба да иҗат юлын дәвам итеп, сезне сөендерермен дип ышанып калам", дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур җырларының берсен куеп.

Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, Ленур!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading