Суыклар башлану белән коткаручыларның мәшәкате арта төште. Алар хәзер елга һәм күл аквториясенә патрульгә чыга, кисәткеч такталар урнаштыра, белешмәләр өләшә.
Бозның калынлыгы 7 сантиметрга чаклы булганда аңа аяк басу тыела – моның өчен кисәтү яки штраф яный. Штрафның күләме – мең ярымнан 2 мең сумга хәтле. Юка боз өстендә йөргән өчен 20 татарстанлы штрафка тартылган инде. Узган атнада Казанда үрдәк куган исерек ир-ат боз астына киткән иде.
Фото: timeua.info
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар