"КамАЗ" һәм ике җиңел автомобиль катнашындагы авария Удмуртиядә килеп чыккан, биредә алты кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә республика Эчке эшләр министрлыгы сайтында.
Юл-транспорт һәлакәте дүшәмбе көнне кичке сәгать тугызлар тирәсендә Ижевскины М-7 "Волга" трассасы белән тоташтыручы юлның 57 нче километрында булган. Ярымприцеп таккан "КамАЗ" берьюлы ике машина: "ВАЗ-2112" һәм Hyundai белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә "Лада"ның машина йөртүчесе һәм биш пассажиры, шул исәптән 2002 һәм 2003 елларда туган өч бала һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Удмурт республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар