Марий Эл республикасы хакимияте акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы, дип кисәткән.
Марий Эл республикасы хакимияте юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми, акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы, дип кисәткән. Алар вазгыятьтән файдаланып калырга телиләр, берничә сайт ачканнар һәм кызга ярдәм иткән булып, акча җыю белән мәшгульләр, дип яза ТАСС агентлыгы. «Кыз бернинди мохтаҗлык кичерми, бу – ялган. Әлеге хәлне Республика да контрольдә тота һәм һәрьяклап ярдәм итәчәк” дип хәбәр иткән Марий-Эл башлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар