16+

"Үз илемдә - үз көем" җиңүчеләре билгеле!

“Тәртип” радиосы “Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. Тантанада “Татмедиа”кционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты.

“Тәртип” радиосы “Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. Тантанада “Татмедиа”кционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты.

“Узган ел зур һәм шатлыклы вакыйга булды - “Татмедиа”га “Тәртип” керде. Кереп кенә калмады, актив рәвештә тәртип оештыра. Тиздән “Тәртип”нең үз студиясе булачак, хәзерге вакытта анда ремонт эшләре бара. “Тәртип” мобиль кушымталарда эшли, аны Чаллыда, Казанда тыңларга була. Түбән Кама белән Зәй турында да фикер алышу бара. Планнар зурдан, “Тәртип” бөтен республика буенча яңгырарга тиеш. “Тәртип” радиосының миссиясе – милли-мәдәни-музыкаль мирасны саклау, таныту. “Үз илемдә – үз көем” конкурсы дәвамлы булыр дип ышанам”, - диде Шамил Садыйков.

Һәм “Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең җиңүчеләре:

Гран-при иясе Галия Камалова (Биектау)
1 урын – Гөлия Мөхәрләмова (Балык Бистәсе)
2 урын – Ренат Закиров (Кама Тамагы)
3 урын – Ильмира Заһидуллина (Арча)

Махсус бүләк – Кирилл Спичков (Питрәч)
Махсус бүләк – Илназ Харисов (Яр Чаллы)

“Үз илемдә – үз көем” бәйгесе халкыбызның онытылып барган җырларын барлау максатыннан оештырылды. Шарт буенча бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып җырларга яки акапелла җырларга кирәк иде. Конкурска йөздән артык видео җибәрелде.  Катнашучылар арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Мәскәү шәһәре, Башкортстан республикасы, Пермь, Киров өлкәләреннән дә милләттәшләребез бар иде. Җиңүчеләрне мәртәбәле комиссия әгъзалары билгеләде. Конкурста җиңү яулаганнарга акчалата бүләкләр тапшырылды:

Гран-при – 20 000 сум
1 урын -  15 000 сум
2 урын – 10 000 сум
3 урын – 5000 сум

Бүләкләү барышында алар үзләренә җиңү китергән җырларны да башкарып киттеләр. «Уел», «Гөлбакчада», «Тугайларым», «Бик еш кайтам» һәм бәйгегә килгән тагы берничә җыр шулай ук «Тәртип» радиосы эфирында да яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading