16+

"Үз телем"дә катнаш һәм грант от!

Гомуми приз фонды -  2 000 000 сум!

Гомуми приз фонды -  2 000 000 сум!

Казанда татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе башланып китте. Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы,  шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.

 «Үз телем» бәйгесендә Казандә яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Моның өчен  9 июльгә кадәр https://yztelem.ru/ сайтында гариза тутырырга гына кирәк.  Килгән гаризалар арасыннан  жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. 
Бәйгенең гомуми приз фонды - ике миллион сум.  

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулый. Алар арасында: сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «СкайТат» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading