16+

«Земский доктор» программасы буенча Кайбычка 17 табиб кайткан

2013 елдан бирле «Земский доктор» программасы буенча Кайбыч районына 17 табиб кайткан.

2013 елдан бирле «Земский доктор» программасы буенча Кайбыч районына 17 табиб кайткан.

Республиканың бер генә районы да бу хәтле зур күрсәткеч белән мактана алмый торгандыр. Кайткан табибларны эшле генә түгел, йортлы-җирле дә итәләр, хөрмәтен дә күрсәтә беләләр. Табиблар өчен йортларны җиткереп куйганнар, рәхәтләнеп яшә дә тынычлап эшлә.

– Соңгы дүрт ел эчендә Кайбыч районында халыкның сәламәтлеген кайгырту буенча әйтеп бетергесез күп эшләр башкарылды. Хастаханәләр дә ремонтлана, бүгенге көндә бөтен белгечләребез бар. Эшләргә күңелле, – ди район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина.
Күптән түгел Чәчкаб авылында да фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл фельдшеры Люция Сафина: «Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, без ярдәм итәргә әзер», – дип тора.

Чәчкаб авылындагы ФАП – район буенча сигезенчесе, ул 426 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бүлмәләр шактый иркен, кирәкле бөтен җиһазлар да бар. Районның үзәк хастаханәсеннән килгән табиблар да авыл халкын биредә кабул итәчәк.

Зөлфия Хәлиуллина, Кайбыч.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading