Казанда 300гә якын кеше Зәңгәр күл буен чүп-чардан арындырды. Табигатьне саклау чарасы Гомумроссия Халык фронты активистлары үткәрә торган «Илне генераль җыештыру» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
«Зәңгәр күл – Казанның энҗесе ул. Без ел саен бирегә киләбез һәм чүп-чарның елдан-ел кимүенә игътибар итәбез. Бүген акциядә 300гә якын кеше катнашты», - диде «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова.
Акциядә катнашучылар чүп-чарны аерым җыюга зур игътибар бирде: аның бер өлеше икенчел чимал буларак файдаланылса, икенче өлеше утильләштереләчәк.
Чүп-чарны коры җирдән генә түгел, судан да җыйдылар. Рус география җәмгыяте ТР буенча бүлегенең су асты отряды аквалангчылары суга чумып, су төбеннән пыяла шешәләр, пакетлар һ.б. төрле чүп-чар алып чыкты.
«Без Татарстан сулыкларының экологиясендә уңай тенденцияне күзәтәбез. Моннан алдагы елларда чүпнең күләме тонналап исәпләнә иде. Кешеләр хәзер сулыкларның чисталыгына карата күпкә сакчылрак мөнәсәбәттә», - дип искәртте Рус география җәмгыяте Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Огарков.
Чыганак – “Татар информ”
Фото - eco.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар