16+

Зилә Вәлиева: «Алар безнең өчен – геройлар!»

Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен дәүләт хакимияте органнарының эш штаблары да, иҗтимагый хәрәкәтләр дә формалашты, дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен дәүләт хакимияте органнарының эш штаблары да, иҗтимагый хәрәкәтләр дә формалашты, дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, теләсә нинди мәсьәлә бергәләп хәл ителә. 

— Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант конкурсларының берничә мисалын китереп үтәм. Беренче чиратта, бу хәрбиләрне реабилитацияләү эше белән бәйле. Мондый төр ярдәмне Кукмара районының коммерцияле булмаган "НАЗ" оешмасы күрсәтә. Алар бушлай реабилитация узарга булышалар. Инде 13 кеше аларның проекты аша үтте, һәм аларның хезмәтенә ихтыяҗ арта гына бара, – ди Зилә Вәлиева.

Татарстан Иҗтимагый палатасы Рәисе сүзләренчә, Спас районында хәзерге вакытта МХОда булган мәгариф хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итүче тагын бер шундый ук оешма бар.

— Махсус операциядән кайткан геройларыбыз яңа һөнәр үзләштерергә тырышалар, йә элек башкарган эшләрен дәвам итәргә тырышалар. Аларга да ярдәм кирәк, һәм без ярдәм итүне дәвам итәбез. Алар безнең өчен – геройлар! Азнакай районыннан Рөстәм Мотыйгуллин һәм Марат Аббясовны мисал итеп китерәм. Чәкән авылы егете Рөстәм үз теләге белән «Әхмәт» взводына хезмәт итәргә китә. МХОда хезмәт итеп кайтканнан соң, фермерлык белән шөгыльләнергә карар итә. Хәзер аның 10 сыеры бар, хуҗалык эшләрендә хатыны һәм ике улы ярдәм итә. Марат элек бораулау компаниясендә эшләгән, ә аннары үз теләге белән махсус операциягә киткән. Аннан кайткач, умартачылык белән шөгыльләнергә булган. Арендага биләмә алган, бал кортлары үрчетә башлаган. Балның беренче партиясен хезмәттәшләренә җибәргән. Моның белән генә туктамый әле ул, аларга бал җибәрүен дәвам итә, - дип сөйләде журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading