16+

“Зиланткон” сакаллы сабыйларны җыя

3-6 ноябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында "Зиланткон" XXVI Халыкара фантастика һәм рольле уеннар конвенты башлана.

3-6 ноябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында "Зиланткон" XXVI Халыкара фантастика һәм рольле уеннар конвенты башлана.

25 нче ел рәттән оештырылган фестивальне шәһәр халкы гына түгел, чит төбәкләрдән дә зарыгып көтеп алалар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярсктан бирегә меңгә якын кунак килә.

"Зиланткон" - фантастика, толкинистика, рольле уеннар яратучылар фестивале. Икенче төрле әйтсәк, елына бер тапкыр олы апа-абыйлар уенга чыга, төрле рольләргә кереп яраткан китабы, фильмы героеның тормышын уйный. Быел катнашучылар өч көн дәвамында Джон Толкинның «Властилин колец» әсәре, "Игра престолов" сериалы һәм Генрих VIIIгә багышланган балда катнашачаклар.

"Зиланткон"ның һәр көне аерым бер тематикага багышланган: беренче көн музыкаль, икенчесе - өстәл уеннары, өченчесе - фехтования юнәлешендә булачак. Шулай ук, биредә тарихи биюләр, квест-биремнәр, конкурслар да булачак.

Катнашучылар өчен «Мельница» төркеме зур концерт оештыра. Киләчәкне планлаштырырга яратучылар югары технологияләрнең кешеләргә йогынтысы, гаджетлар, интерактив интеллект турында бәхәс куетачак.

- "Зиланткон"да катнашучылар һәм китап укучылар арасында бер уртаклык бар - алар икесе дә фантазияләргә бирелергә ярата. Менә шул фантазияләрне тормышка ашырабыз да инде без, - диде Халыкара конвентка нигез салучы Андрей Ермолаев.

Танылган фантастик әсәрләр язучы Евгений Лукин, Святослав Логинов, Дмитрий Скирюк фестиваль кунагы булачак. «Зиланткон»да катнашу 600-1000 сум.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading