Татарстанда 30 октябрьдән яңа чикләүләр кертелә.
Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 30 октябрьдән үзизоляциягә китәргә тиеш булачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде. Моңа кадәр үзизоляция 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла иде. Чикләүләр вакцинация узган, яисә соңгы 6 айда коронавирус кичергән кешеләргә кагылмый.
Билгеле булганча, Владимир Путин карары нигезендә, 30 октябрьдән Россиядә эшләми торган көннәр кертелде. Алар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар