16+

Махсус операциядә катнашучылар кредит каникулларын ничек рәсмиләштерә алачак?

Мобилизацияләнгән гражданнар кредит каникулларын артка чигерә ала. Бу хакта Үзәк Банк сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

Мобилизацияләнгән гражданнар кредит каникулларын артка чигерә ала. Бу хакта Үзәк Банк сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

"Мобилизацияләнгән яки махсус хәрби операциядә катнашучы башка хәрбиләр 2023 ел ахырына кадәр теләсә кайсы вакытта (2022 елның 21 сентябреннән башлап) кредит каникуллары турында таләп җибәрергә хакы бар», — диелә хәбәрдә. 

Кредит каникуллары вакытында барлык пенялар, штрафлар һәм неустойкалар гамәлдән чыгарыла. Заемчы билгеләгән датадан башлап, процентлар да яңадан исәпләнәчәк.

Элегрәк билгеле булганча, узган елның сентябреннән быелның 31 мартына кадәр Россия кредит оешмалары хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына 72,4 млрд сумлык 188 меңнән артык кредит каникулы биргән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading