16+

Зәмирә Рәҗәпова Камилә Вәлиева турында: "Сандугачка титул кирәкми"

"Басымны,  пычраклыкны, психологик һөҗүмне түзеп, чыгып катлаулы программаны күрсәтү — сыну түгел", - ди танылган алып баручы.

"Басымны,  пычраклыкны, психологик һөҗүмне түзеп, чыгып катлаулы программаны күрсәтү — сыну түгел", - ди танылган алып баручы.

“Сындырдылармы? Юк! Тагын бер кат юк! Чөнки ул бернәрсәгә дә карамыйча чыкты һәм дөньяга матурлыгын, нәзакәтлеген, профессиональлеген күрсәтте! Берничә хата, хәтта бозда ясаган биш боҗралы ялгышлык та ул бары хата гына. Бу әйберләр планетаның иң көчле фигуралы шуу остасы титулын ала алмаячак! Бу көннәрдә басымны,  пычраклыкны, психологик һөҗүмне түзеп, чыгып катлаулы программаны күрсәтү — сыну түгел! Бу бер нәрсә турында гына әйтә — ул герой!

Моның артында нинди хезмәт торуын мин башкаларга караганда да күбрәк беләм! Өч яшьтән алып авыр тренировкалар, бозда җәмәгать, җылы залда, матада түгел (кемнедер үпкәләтсәм гафу итегез), бозда! Ул тайгак, ул авыр, ул авырта, ул җәрәхәт алу куркынычы... Мин күп тапкырлар кан агыза-агыза кечкенә балаларның зур хыялларына баруын күрдем! Мин аның нинди авыр юл узуын һәм бу нечкә иңнәрдә нинди хезмәт ятканын күз алдыма да китерә алмыйм. Ул үзенең 15 яшендә бөтен дөньяны таланты, матурлыгы һәм осталыгы белән әсир итте! Борчылма, балакай! Сиңа бары 15! Син әле яши генә башлыйсың! Зур корсаклы, бозда берничә секунд та басып тора алмый торган абзыйларга Пекин-2022 “алтын” медале  синеке икәнен раслар өчен синең бөтен нәрсәң бар! Уңышлар сиңа, Камилә! Аллаһы Тәгалә синең белән!

Үз заманында татар җыры  легендасы Зифа Басыйрова: “Сандугачка титул кирәкми” дигән. Бу космик кыз кебек бозда әле берәүнең дә болай эшли алганы булмады. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading