16+

Үзмәшгульлек режимы Россиянең тагын 13 төбәгенә кертелә

Үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда старт алды.

Үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда старт алды.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын 2020 елда тагын 13 төбәктә кулланышка кертәчәкләр. Бу хакта беренче вице-премьер, финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән,  “Российская газета” яза.

  "Салымчылар белән аларның мөмкинлекләре турында фикер алышканнан соң, без ел башыннан бу экспериментта донор төбәкләргә катнашу мөмкинлеге бирү турында килештек. Барлыгы алар 13" – дигән де Силуанов.

  Экспериментның бөтен илгә таралуына килгәндә, элегрәк вице-премьер башта үзмәшгульләр буларак теркәргә мөмкин булган һөнәрләр исемлеген төгәл билгеләргә кирәк, дигән иде. 

  Хәзер мондый гражданнар өчен "Минем салым" мобиль кушымтасында конкрет шөгыль сайлаудан тыш, "Башка" опциясе дә бар. Аны кушымтада теркәлеп сайларга мөмкин. Ә Силуанов фикеренчә, һөнәрләр исемлеге теркәлгән булырга тиеш. Бу үзмәшгульләр өчен салым режимын киләчәктә таратуга кирәкле шарт.

  Үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда старт алды.

  Ул еллык кереме 2,4 миллион сумга кадәр булган, түләүле хезмәтләр күрсәтүче яки ялланган хезмәткәрләрдән башка үзләре җитештергән товарлар белән сәүдә итүче гражданнарны күз алдында тота. Алар башка гражданнар белән эшләгәндә керемнең 4 проценты, шәхси эшмәкәрләр һәм компанияләр белән эшләгәндә 6 проценты күләмендә гадиләштерелгән тәртиптә салым түли алучы үзмәшгульләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading