Зәйнәб Фәрхетдиновага Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль тапшырылды
01 октября 2017,
07:31
Уку өчен 2 минут
1750
0
0
Кичә Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
Кичә Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды.
Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Лада Гранта" автомобиленә сертификат бүләк ителде. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.
- Сез безнең өчен һаман да яшь, гүзәл, моңлы тавышлы, якты йөзле Зәйнәбебез. Сезне тыңларга никадәрле халык килгән. Үзегез дә беркайчан сынатмадыгыз һәм сынатмыйсыз да. Халыкны алдамыйсыз, беркайчан аларның өметен өзмисез. Мондый заллар җыю җырчының бөеклеге турында сөйли, - диде.
Шулай ук ул залның тарихи бина икәнлеген, заманында биредә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, Мирей Матьеларның тавышлары яңгыраганын да әйтте.
Моннан тыш, Римма Ратникова шатлыклы хәбәр дә җиткерде.
- 2020 елда Казанда 5 мең кеше сыешлы Зур концерт залы төзеләчәк. Зәйнәбкә дә шул залларда җырларга насыйп булсын, - диде.
Зәйнәб Фәрхетдинованы шулай ук якташлары, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
-
#Язмалар
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
loading
Комментарийлар