16+

1 августтан кайбер россиялеләрнең пенсияләре артачак

1 августтан Россиядә берничә категория пенсионер өчен пенсияләр автомат рәвештә артачак.

1 августтан Россиядә берничә категория пенсионер өчен пенсияләр автомат рәвештә артачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов хәбәр иткән.

Эксперт аңлатуынча, 2025 елда эшләгән эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре эш бирүчеләр түләгән иминият кертемнәрен исәпкә алып яңадан исәпләнәчәк. Максималь өстәмә түләү 470 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, тупланма пенсияләр 17,3 процентка артачак. Ә пенсия тупланмаларын бергәләп финанслау дәүләт программасында катнашучыларга, шулай ук пенсия тупланмаларына ана капиталы акчаларын юнәлткән гражданнарга түләүләр 19,32 процентка индексацияләнәчәк.

Александр Сафонов билгеләп үткәнчә, августтан 80 яшь тулган пенсионерлар өчен дә пенсия күләме артачак. Аларның иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү ике тапкырга үсәчәк, шулай ук карап-тәрбияләү өчен өстәмә түләү дә каралган.

Барлык үзгәрешләр дә тиешле категория гражданнар өчен автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак, моның өчен аерым гариза бирү таләп ителми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading