16+

13,6 млн россияле гыйнвар пенсиясен декабрьдә үк алачак: түләүләр кайчан киләчәк?

Якынча 13,6 миллион россияле гыйнвар пенсияләрен декабрьдә үк алачак.

13,6 млн россияле гыйнвар пенсиясен декабрьдә үк алачак: түләүләр кайчан киләчәк?

Якынча 13,6 миллион россияле гыйнвар пенсияләрен декабрьдә үк алачак.

Бу пенсияне картага алучыларга кагыла. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Социаль фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Социаль фондта ачыклык кертүләренчә, гадәттә 3еннән 11енә кадәр килә торган акчалар картага 29-30 декабрьдә киләчәк. Шул ук вакытта пенсияне «Россия Почтасы» аша алучылар гыйнварда төбәк почта бүлекләренә эш графигы буенча мөрәҗәгать итә алачак. Почтальоннар 5,6 миллион россиялегә пенсияне 2 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр китерәчәк

Вакытыннан алда түләүләрне барлык төр пенсияләр буенча алырга мөмкин булачак: иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча. Алар автомат рәвештә исәпләнәчәк, моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм гариза бирергә туры килмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading