16+

2 миллионнан артык сабыйны коткарган донор вафат

16 марта 2025, 08:24
507
0
0
Уку өчен 2 минут

Австралияле Джеймс Харрисон 88 яшендә Көньяк Уэльста картлар йортында вафат булган.

Австралияле Джеймс Харрисон 88 яшендә Көньяк Уэльста картлар йортында вафат булган.

Харрисонның канында яралгының һәм яңа туган баланың гемолитик авыруын булдырмый торган дарулар ясау өчен кирәкле сирәк  антитәнчек булган.
14 яшендә Харрисон кан салуны таләп иткән җитди операция кичерә, шуннан соң донор булырга карар кыла. Беренче тапкыр ул кан плазмасын 18 яшендә тапшыра һәм моны 81 яшькә кадәр һәр 2 атна саен дәвам итә. Ә 2005 елда плазма тапшыру буенча дөнья рекорды куя. Исәпләүләр буенча, Харрисон каныннан ясалган дарулар якынча 2,4 миллион яңа туган баланың гомерен саклап калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading