16+

2027 елда чыгарылыш кичәләре кайчан булачак? Мәгариф министрлыгы даталарны атады

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен 2027 елның 26 яки 27 июнендә үткәрергә тәкъдим итте.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен 2027 елның 26 яки 27 июнендә үткәрергә тәкъдим итте.

Тиешле тәкъдимнәр илнең барлык төбәкләренә җибәрелгән.

Россия Мәгариф министрлыгы 2026/2027 уку елында мәктәпне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләрен 26 яки 27 июньдә уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык мәгълүматларына караганда, әлеге даталар буенча тәкъдимнәр Россиянең барлык субъектларына юлланган.

Чыгарылыш кичәләренең программасына Дәүләт флагын күтәрү тантанасын һәм Россия гимнын башкаруны кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук күп балалы һәм берничә буын вәкилләре яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына сүз бирү күздә тотыла. Алар арасында дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары да булырга мөмкин.

Министрлык чыгарылыш кичәләрен оештырганда укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә чакыра. Аерым алганда, балигъ булмаганнарны социаль челтәрләр аша хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү куркынычын булдырмау мөһим.

Моннан тыш, мәгариф оешмаларына инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен биналарның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү тәкъдим ителә.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, чыгарылыш кичәсе – укучылар тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе.

Аның фикеренчә, бу көнне укучылар гаиләләренә, укытучыларына һәм сыйныфташларына ярдәмнәре, биргән белемнәре һәм тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерергә тиеш.

выпускные фото татар информ

Шул ук темага: Меңләгән мөгаллимнең һөнәри бишеге: Казан педагогика көллияте котлаулар кабул итә

Татар телен яраттыруның сере нәрсәдә? Педагоглар тәҗрибә уртаклаша

Татарстан укытучыларының йолдызлы сәгате: бәйгеләрдә безнекеләргә тиңнәр юк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading