16+

Меңләгән мөгаллимнең һөнәри бишеге: Казан педагогика көллияте котлаулар кабул итә

Бүген балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшләүче меңләгән педагогның һөнәри юлы кайчандыр бер уку йорты — Казан педагогика көллиятеннән башланган.

Меңләгән мөгаллимнең һөнәри бишеге: Казан педагогика көллияте котлаулар кабул итә

Бүген балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшләүче меңләгән педагогның һөнәри юлы кайчандыр бер уку йорты — Казан педагогика көллиятеннән башланган.

Белем йортын тәмамлаучылар биредә укыган елларын зур җылылык белән искә ала. Казан педагогика көллиятенең 150 еллык юбилее тантанасы да ихласлык һәм якты хатирәләр белән сугарылган иде. 

Дипломнары шкафта тузан җыеп ятмый

Юбилей тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, педагогика көллиятен тәмамлаучыларның хезмәте аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки алар баланың тормышындагы иң мөһим чорда — балалар бакчасында янәшәсендә була. Соңрак нәкъ башлангыч сыйныф укытучылары баланы яңа мохиткә ияләштерә, аның сәләтләрен ача, әти-әниләр белән уртак тел таба. Нәкъ менә шушы чорда шәхеснең нигезе формалаша.

Аның сүзләренчә, урта һөнәри педагогик белем алган белгечләр мәктәп тормышына тизрәк кереп китә, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләрен яхшы белә. Шуңа күрә алар мәгариф системасы өчен аеруча кирәкле кадрлар булып тора.
Студентларны, педагогларны һәм ветераннарны юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та котлады.

— Югары сыйфатлы белем бирү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре булып тора, бу уңайдан тиешле дәүләт программалары һәм педагогларга ярдәм итү чаралар комплексы кабул ителде.

Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, Казан педагогика көллияте республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә. Традицияләргә таянып, көллият, кирәкле белгечләр әзерләүне тәэмин итеп һәм патриотик тәрбиягә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга аерым игътибар биреп, заман белән бергә ышанычлы атлый, — дип ассызыклады Фәрид Абдулганиев.

пед. фото автора

Укытучыдан уңсаң, тормышың да уңа

Көллиятне тәмамлаучылар арасында балалар бакчаларында тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары, төрле фән укытучылары бар. Аларның һәркайсы үз укучыларының тормышында эз калдыра.

Юбилейда чыгыш ясаган кунаклар да нәкъ менә шушы дәвамчанлыкка басым ясады. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үзенең мәктәп елларын искә алды. Ул укытучының кеше тормышында нинди зур роль уйнавын үз тәҗрибәсендә татыганын сөйләде. 

— Укытучыдан уңдым. Без интернатта яшәгәндә, математика укытучысы ике ел эчендә безгә төп фәннәрне генә түгел, югары уку йортының беренче курсы дәрәҗәсендәге белемне дә бирде. Соңыннан бу миңа бик ярдәм итте. Укытучыдан күп нәрсә тора. Кеше башта ук яхшы мохиткә эләксә, үзе дә белемле, компетентлы булып формалаша, — дип билгеләп үтте ул.

Педагогларга кайгыртулы караш

  • Юбилей тантанасы үткәнне искә алу белән генә чикләнмәде. Чара кысаларында мәгариф өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне дә хөрмәтләделәр. Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 2026 елда беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү оешмаларының яшь укытучылары арасында зур иҗади бәйге үткәрелгән. Җиңүчеләр һәм номинантлар бүләкләнде.
  • Шулай ук республикада педагогларга ярдәм итү чаралары да гамәлдә булуы искәртелде.

Быел Татарстанда 350 укытучыга бер миллион сум күләмендә торак сертификаты тапшырылды. Ә арендага фатир алып яшәүче 300 педагогка ай саен 20 мең сум күләмендә компенсация түләнә. Бу ярдәм чаралары яшь белгечләрне һөнәрдә калдыруга һәм аларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

пед. фото автора

Белешмә

Казан педагогика көллиятенең тарихы 1876 елдан башлана. Нәкъ шул елны император Александр II указы белән Казанда Татар укытучылар мәктәбе оештырыла. Аның төп максаты Казан губернасының татар авылларында рус грамоталылыгын тарату өчен яшьләр әзерләү була.

Уку йортының башлангычында Шиһабетдин Мәрҗани, Василий Радлов, Мөхәммәт Мәхмүдов, Исмәгыйль Терегулов, Каюм Насыйри кебек күренекле мәгърифәтчеләр һәм Казан университеты галимнәре тора.

Бер ярым гасыр эчендә уку йорты берничә тапкыр исемен һәм статусын үзгәртә. 1917 елда ул Татар укытучылар семинариясе, 1925 елда Каюм Насыйри исемендәге Татар педагогика техникумы, 1961 елда Казан педагогика училищесы дип атала башлый. 1995 елдан бүгенге исемен йөртә. Ә 2014 елда педагогик кадрлар әзерләү буенча Татарстанның ресурс үзәге статусын ала.

пед. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading