16+

Гриппның зыяны: нинди органнарны сакларга?

Күпләр гриппны гадәти салкын тию белән бутый һәм аның никадәр куркыныч булуын бәяләп бетерми.

Гриппның зыяны: нинди органнарны сакларга?

Күпләр гриппны гадәти салкын тию белән бутый һәм аның никадәр куркыныч булуын бәяләп бетерми.

Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда 290 меңнән 650 меңгә кадәр кеше грипп һәм аннан өзлегүләр аркасында үлә. Вирус кайсы әгъзаларга зыян китерә һәм кемнәргә аеруча сак булырга кирәк? Бу хакта Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Пшеничная сөйләгән.

1. Сулыш алу системасы

Гриппның иң еш очрый торган һәм куркыныч өзлегүләренең берсе — үпкә ялкынсынуы. Профессор сүзләренчә, вируслы пневмония бик тиз, нибары 12-36 сәгать эчендә үсеш алырга һәм сулыш алу җитешсезлегенә китерергә мөмкин. Бу исә кеше гомеренә җитди куркыныч тудыра.

Вируслы пневмониягә бактерияләр дә кушылырга мөмкин. Мондый очракта авыруның икенче дулкыны башлана: кеше башта үзен яхшырак хис итә башлый, әмма 3-14 көннән соң температурасы яңадан күтәрелә, күкрәк читлеге авырта, ютәл барлыкка килә.

Моннан тыш, грипп вакытында борын һәм колакта ялкынсынулар да күзәтелергә мөмкин. Вакытында дәваланмаганда, бу ишетү сәләте начараюга китерә.

2. Йөрәк

Грипп йөрәккә дә зыян китерергә мөмкин. Миокардит, ягъни йөрәк мускулының ялкынсынуы барлыкка килүе ихтимал.

Наталья Пшеничная аңлатканча, бу вирусның йөрәк күзәнәкләренә турыдан-туры тәэсир итүе яки иммун системасының ялгыш реакциясе аркасында килеп чыга. Иммунитет йөрәк күзәнәкләрен вирус белән бутарга мөмкин.
Миокардит билгеләре, гадәттә, 7-10 көннән соң сизелә башлый.

Алар арасында:

  1. йөрәк тибешенең бозылуы;
  1. күкрәк читлегендә авырту;
  1. аз гына физик эш башкарганда да сулыш кысылу;
  1. хәлсезлек;
  1. йөрәк тибеше ешаю.

Вакытында дәваланмасаң, бу йөрәк җитешсезлегенә китерергә мөмкин.

грипп. фото Ти

3. Бөерләр

Грипп вакытында организмның агулануы һәм ялкынсыну процесслары бөерләр эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый.

Нәтиҗәдә, бөер эше бозылырга мөмкин.

Игътибар итәргә кирәкле билгеләр:

  1. бәвелнең төсе үзгәрүе яки тоныклануы;
  1. иртән — бит, кичен аяклар шешенүе;
  1. бил тирәсе сызлау;
  1. кан басымының кискен үзгәрүе.

Бөерләрнең хроник авырулары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.

грипп. фото Ти

4. Баш мие

Күпләр гриппның баш миенә дә зыян китерергә мөмкинлеген белми. Аның сирәк, әмма бик җитди өзлегүләренең берсе — энцефалит, ягъни баш мие ялкынсынуы.

Ул авыруның кискен чоры ахырында яки ике атнадан соң да барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә Наталья Пшеничная.

Төп билгеләре:

  1. көчле баш авырту;
  1. көзән җыеру;
  1. күңел болгану;
  1. аң буталу.

Мондый хәл кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүне таләп итә.

Кемнәргә аеруча сак булырга кирәк?

Гриппның авыр өзлегүләре түбәндәге кешеләрдә ешрак очрый:

балалар һәм 65 яшьтән өлкәннәр;

йөкле хатын-кызлар;

йөрәк-кан тамырлары, үпкә, эндокрин система, шул исәптән шикәр чире, бавыр һәм бөер авырулары булган кешеләр;

иммунитеты какшаган кешеләр.

  • Профессор сүзләренчә, грипптан саклануның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы — вакцина ясату. Прививка организмга вирус белән очрашканчы ук саклагыч антитәнчекләр булдырырга ярдәм итә. Бу авыруның авыр узу һәм җитди өзлегүләр килеп чыгу куркынычын киметә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading