16+

Алабугада җиләк җыйган вакытта пенсионер хатынны елан чаккан

01 июля 2025, 15:41
2808
0
0
Уку өчен 1 минут

Алабуга районында Иске Күклек авылы янында җиләк җыйган вакытта 75 яшьлек хатын-кызны елан чаккан.

Алабуга районында Иске Күклек авылы янында җиләк җыйган вакытта 75 яшьлек хатын-кызны елан чаккан.

Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе хәбәр итә.

Хатын-кызны ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр. Табиблар пациентның хәлен тотрыклы, уңай динамика күзәтелә дип бәяли

Белешмә өчен: Татарстанда еланнарның дүрт төре яши: гади тузбаш, дала һәм гади кара елан, бакыр елан. Шулардан дала һәм гади кара елан, бакыр елан Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading