16+

Әлмәттәге бер йортның подъездында кечкенә баланы тапканнар...

Әлмәттәге бер йорт подъездында пледка төрелгән сабый бала табылган. Күп катлы йортта яшәүчеләр полиция чакырткан.

Әлмәттәге бер йорт подъездында пледка төрелгән сабый бала табылган. Күп катлы йортта яшәүчеләр полиция чакырткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте "Татар-информ"га хәбәр итүенчә, урынга тикшерү-оператив төркем чыккан. Хәзер полиция хезмәткәрләре баланың әти-әнисен эзли. 

ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, ул балалар шәһәр хастаханәсендә. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы ведомство контролендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading