Әти-әниләрдән акча җыйган да үз кесәсенә шудырган
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз мәктәпнең ата-аналар комитетына җыелган 116 мең сум акчаны үзләштерүдә гаепләнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз мәктәпнең ата-аналар комитетына җыелган 116 мең сум акчаны үзләштерүдә гаепләнә.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 42 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 160нчы (үзләштерү яки ышанып тапшырылган чит кешенең милкен урлау) маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, гаепләнүче, Әлмәт шәһәренең бер мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы буларак, белем алу максатларына акча җыйган. Әмма, 116 мең сум акча аның кесәсенә шуган, аларны үзенчә файдаланган.
Хатын-кыз үз гаебен таныган, аңа карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар