16+

AY YOLA һәм Алсу «Ай, былбылым» җырына яңа клип чыгарды

Татар һәм башкорт артистлары башкарган композиция яңа аранжировкада тәкъдим ителә.

Татар һәм башкорт артистлары башкарган композиция яңа аранжировкада тәкъдим ителә.

2025 елның ачышы булган IY YOLA башкорт этно-төркеме һәм җырчы Алсу «Ай, былбылым» җырына уртак клип чыгарды. Релиз, вәгъдә ителгәнчә, 7 гыйнварда булды.

Яңа клипта инде күнегелгән милли костюмнар һәм кар белән капланган пейзажлар күрәбез. AY YOLA һәм Алсу элек татар һәм башкорт артистлары башкарган композицияне яңа аранжировкада тәкъдим итә.

AY YOLA төркеменең катнашучысы – Руслан «Север» Шәйхетдинов сөйләгәнчә – бу җырны ул бала чагыннан ук ишетеп белә.

- Аны безнең өйдә гаилә кичәләрендә җырлый иделәр. Әти башкара иде. Ул музыка коралларында уйный, искиткеч вокалга ия иде, һәм бу җыр минем өчен балачактан җылы хатирә булып калды, – дип уртаклаша музыкант.

Алсу белән танышканнан соң, коллектив аңа «Ай, былбылым» җырын бергәләп башкарырга тәкъдим иткән. Артист билгеләп үткәнчә, ул «халык арасында күптән яши, аны инде йөзләрчә еллар дәвамында төрле өйләрдә, төрле телләрдә, әмма бер хис белән җырлыйлар».

- Финал аранжировкасы самолетта туды. Краснодар - Мәскәү очышы. Мин гармонияне һәм ритмик рәсемне бераз үзгәрттем, күбрәк пространство һәм һава өстәдем - һәм җыр AY YOLA рухында яңгырады! - дип язган үз социаль челтәрләрендә Шәйхетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading