Барыбыз да яратып караган кино актрисасында яман шеш тапканнар
Наталия Гусева, имеш-мимешләргә караганда, коточкыч чир белән бер генә ел көрәшми.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Наталия Гусева, имеш-мимешләргә караганда, коточкыч чир белән бер генә ел көрәшми.
Павел Арсеновның "Гостья из будущего" фильмында Алиса Селезнева ролен башкарган Наташа Гусева кино өлкәсендә зур уңышларга ирешәчәк дигән фаразлар була. Ләкин кыз бик оялчан булганлыктан, актриса карьерасыннан ул баш тарта. Фән белән шөгыльләнә. Алай да тамашачылар аны бүгенге көнгә кадәр хәтерли.
Гусева Мәскәү дәүләт химик технология институтын тәмамлаган һәм Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында эшләгән. Соңрак Наталия йогышлы авыруларны диагностикалау өчен иммунобиологик препаратлар һәм тест-системалар эшләүче компаниядә җитәкче вазифасын биләгән. Әмма соңгы елларда ул һөнәри эшчәнлектән читләшеп, вакытын гаиләсенә һәм кече кызын тәрбияләүгә багышлаган.
Гусеваның беренче ире Денис Мурашкевичтан Алеся исемле кызы бар. Кыз кинодагы Алиса Селезневага бик охшаган, иҗат белән шөгыльләнә. Сәнгать көллиятен тәмамлый, косплей белән мавыга һәм стримнар алып бара, клиплар монтажлый, фотога төшерә. 2018 елда "Привет, Андрей!" тапшыруы өчен репортаж ясаган.
Икенче тапкыр Гусева дизайнер Сергей Амбиндерга кияүгә чыккан. "Русфонд" башлыгының улыннан 2013 елда кызы София туа. Актриса ул вакытта 41 яшьтә була.
Ә шушы көннәрдә актриса турында күңелсез хәбәр барлыкка килә. Аңарда онкология табылган, дип яза “Комсомольская правда”. Наталия Гусева, имеш-мимешләргә караганда, коточкыч чир белән бер генә ел көрәшми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар