16+

БДИ алдыннан аферистлар активлаша: әти-әниләрне һәм укучыларны ничек алдыйлар?

Имтиханнар чоры якынлашкан саен, мошенниклар да активлаша.

Имтиханнар чоры якынлашкан саен, мошенниклар да активлаша.

БДИ һәм төп дәүләт имтиханы алдыннан алар чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренең борчылуларыннан файдаланып, төрле алдау схемалары аша акча эшли. Бу хакта «Известия» яза

Иң киң таралган ысулларның берсе — «ялган репетиторлар». Алар имтиханны уңышлы тапшыру өчен «уникаль методикалар», «яшерен җаваплар базасы» тәкъдим итә. Әмма чынлыкта корбаннар фишинг сайтларга эләгә: анда банк картасы яки «Дәүләт хезмәтләре» аккаунты мәгълүматларын керткәннән соң, акчалар югала яки шәхси мәгълүматлар мошенниклар кулына төшә.

Имтиханнар алдыннан чәчәкләргә ихтыяҗ артудан да аферистлар оста куллана. Социаль челтәрләрдә «флористлар» исеменнән ялган аккаунтлар ясалып, сатып алучылардан алдан түләү сорала. Нәтиҗәдә, бәйрәм көнендә кешеләр чәчәксез дә, акчасыз да кала.

Шулай ук фотографлар белән бәйле алдаулар да еш очрый. Әти-әниләр фотоальбомнар өчен зур суммалар җыя, әмма кайбер «белгечләр» акчаны алып юкка чыга яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтә. Мондый очракларда акчаны кире кайтару бик кыен.

Тагын бер куркыныч чыгарылыш кичәсен үткәрү урынын арендага алу. Интернетта арзан бәяле коттеджлар тәкъдим итеп, мошенниклар алдан түләү ала һәм юкка чыга. Кайчак бу клиентларны кыйммәтрәк вариантка «күчерү» өчен махсус ясалган хәйлә.

Белгечләр киңәш итә: паникага бирелмәскә һәм ашыкмаска. Шикле сылтамалар буенча күчмәскә, акчаны шәхси карталарга җибәрмәскә, ә компанияләрнең рәсми сайтларын һәм контактларын тикшерергә кирәк. «Биш минут кагыйдәсе» дә ярдәм итә: карар кабул иткәнче, аз гына туктап уйлап алу күп очракта алданудан саклый.

Имтиханнар җаваплы чор, ләкин сак булу тагын да мөһимрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading