Танылган продюсерның кияве «хәбәрсез югалган» статусында инде 1 ел да 2 ай.
Скопировать ссылку
Танылган продюсерның кияве «хәбәрсез югалган» статусында инде 1 ел да 2 ай.
Продюсер Иосиф Пригожин aif.ru га әңгәмәсендә кияве Евгений Ткаченко махсус хәрби операциядә вафат булды, дип сөйләгән. Пригожин сүзләренчә, Ткаченконың гәүдәсе табылмаган. "Суд аның һәлак булуын таныды", - дип сөйләгән продюсер. Пригожин шулай ук киявенең туганнарына соңгы хәбәре турында да сөйләгән.
"Без бүген заданиегә китәбез, мин сезнең барыгызны да яратам", - дип язган Ткаченко.
5 февральдә Иосиф Пригожинның кызы белдергәнчә, аның ире Евгений Ткаченко махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган. Танылган продюсерның кияве "хәбәрсез югалган" статусында инде 1 ел да 2 ай. Продюсерның кызы 2022 елның 3 мартында Евгений Ткаченкога кияүгә чыккан булган.
Комментарийлар