16+

Чаллыда III Бөтенроссия милли театрлар фестивале старт алды

Чаллыда III Бөтенроссия милли театрлар фестивале ачылды.

Чаллыда III Бөтенроссия милли театрлар фестивале ачылды.

Ачылу тантанасы «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә узды. Чара кысаларында Горномарий драма театры «Левша» трагифарсын тәкъдим итте.

Фестиваль программасы 30дан артык чараны үз эченә ала, шул исәптән төрле театр коллективларының спектакль күрсәтүләре дә каралган. Катнашучылар өчен шулай ук һөнәри фикер алышулар һәм очрашулар оештырылачак.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальне халыклар бердәмлеге елы кысаларында узуын һәм татар театрының 120 еллыгын билгеләп үтүен искәртте. Ул федераль дәрәҗәдәге ярдәм нәтиҗәсендә Чаллыда өч яңа театр мәйданчыгы ачылуын да билгеләп үтте.

Фестиваль чаралары Автокалада 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading