16+

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: җәй көне шәһәр читендәге юлларда җәяүлеләрне бәрдерү куркынычы арта

Җәйге сезонда шәһәр читендәге юлларда юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Җәйге сезонда шәһәр читендәге юлларда юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Белгечләр аңлатуынча, җәй айларында шәһәрдән читкә йөрүчеләр күбәя: дача сезоны кыза, мәктәпләрдә каникуллар башлана, ял итәргә чыгучылар саны арта. Шуңа күрә трассаларда хәрәкәт тә тыгызлана.

Аеруча җәяүлеләр өчен хәвеф зур. Июнь аенда гына шәһәр читендәге юлларда җәяүлеләр катнашында 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булган, 64 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, мондый фаҗигаләр еш кына җәяүлеләрнең юлны тиешсез урында чыгуы яки транспорт хәрәкәте белән бер юнәлештә юл кырыеннан баруы аркасында килеп чыга. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча исә шәһәрдән читтә җәяүлеләр транспорт агымына каршы юнәлештә йөрергә тиеш.

Моннан тыш, иң хәвефле вакыт – эңгер-меңгер һәм төнге сәгатьләр. Караңгыда күрү мөмкинлеге кими, ә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган кием кигән җәяүлеләрне йөртүчеләр соң күреп ала.

Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары Антон Белан сүзләренчә, трассада автомобильләрнең тизлеге шәһәргә караганда күпкә югарырак, шуңа күрә йөртүченең карар кабул итәргә вакыты бик аз кала, ә тормоз юлы берничә тапкырга арта.

Автоинспекция җәяүлеләргә шәһәрдән читтә юлның сул ягыннан, ягъни транспорт агымына каршы хәрәкәт итәргә, шулай ук кичке һәм төнге вакытта яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә дә саклыкны көчәйтергә кирәк. Бакча ширкәтләре, җәмәгать транспорты тукталышлары, җайга салынмаган җәяүлеләр кичүләре һәм сулыклар яныннан узганда тизлекне алдан ук киметергә киңәш ителә. Шулай ук җәйге чорда автомобильнең тормоз системасы һәм шиналарының техник торышын даими тикшереп тору мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading