16+

ЭКГ һәм колоноскопия нәтиҗәләрен бәяләү җиңеләя

Россиядә табиблар төрле медицина тикшеренүләре нәтиҗәләрен анализлаганда ясалма фәһем технологияләрен киңрәк куллана башлаячак.

Россиядә табиблар төрле медицина тикшеренүләре нәтиҗәләрен анализлаганда ясалма фәһем технологияләрен киңрәк куллана башлаячак.

Бу хакта Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Илья Баланин хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, ясалма фәһем маммография, рентгенография, флюорография һәм үпкәләрнең компьютер томографиясе нәтиҗәләрен бәяләүдә генә түгел, ә электрокардиография (ЭКГ) һәм колоноскопия нәтиҗәләрен бәяләүдә дә кулланылачак.

Сүз табибларга карар кабул итүдә ярдәм итүче, ясалма интеллект нигезендә эшләүче махсус системалар турында бара. Аларны гамәлгә кертү диагноз кую процессын тизләтергә, шулай ук хаталар ихтималын киметергә ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading