16+

Эсседән соң гөмбә җыярга ярыймы?

Биолог сәламәтлек өчен куркыныч турында кисәтте.

Биолог сәламәтлек өчен куркыныч турында кисәтте.

Озакка сузылган эсседән соң кыргый гөмбәләр җыярга ашыкмаска киңәш итә белгечләр. Мондый шартларда хәтта ашарга яраклы гөмбәләр дә сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Биология фәннәре кандидаты, Росприроднадзорның Иҗтимагый советы әгъзасы Дмитрий Федоров сүзләренчә, корылык вакытында гөмбәләр туфрактан агулы матдәләрне активрак туплый.

Белгеч аңлатуынча, дым җитмәгәндә җир өсте организмнарында зарарлы кушылмалар концентрациясе арта. Аеруча карт һәм үсеп җиткән гөмбәләр куркыныч санала, чөнки алар озаграк үсеп, күбрәк токсин (агулы матдә) җыярга өлгерә.

Моннан тыш, берничә көн дәвам иткән эсседән соң гөмбәләрнең структурасы да үзгәрә. Алар сулырак була, суалчаннар белән тизрәк зарарлана, ә йомшак өлеше кеше организмы тарафыннан авыррак үзләштерелә.

Шуңа күрә, белгеч фикеренчә, озакка сузылган эсседән соң хәтта гадәттә ашарга яраклы саналган кыргый гөмбәләр дә ашкайнату өчен авыр булырга һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading