16+

Галимова Миңнехановның ислам илләре лидерлары белән очрашулары турында искәртте

Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында шул турыда видеоролик чыгарган.

Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында шул турыда видеоролик чыгарган.

Татарстан башкаласында уза торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумына бәйле рәвештә, Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөселман илләре лидерлары белән очрашулары турында искәртте.

Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында шул турыда видеоролик чыгарган. «Рөстәм Миңнеханов һәм ислам дөньясы. Бу ничек күренә. Татарстан «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 16 нчы Халыкара икътисад форумын уздыра», – дип язган.

Роликта Татарстан Рәисенең төрле ислам илләре җитәкчеләре – постсовет республикалары президентлары, Согуд Гарәбстаны короле белән очрашуы күрсәтелә.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading