16+

«Герой-Ана» исеменә лаек хатын-кызларга 2027 елдан 1 млн сум түләнәчәк

«Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү автомат рәвештә күчерелә башларга мөмкин.

«Герой-Ана» исеменә лаек хатын-кызларга 2027 елдан 1 млн сум түләнәчәк

«Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү автомат рәвештә күчерелә башларга мөмкин.

Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Россия Социаль фонды түләүне проактив режимда, ягъни гражданнардан аерым гариза һәм документлар таләп итмичә башкарырга тиеш. Тиешле механизмны Хезмәт министрлыгы эшләгән.

Депутат аңлатканча, хатын-кызга «Герой-Ана» исемен бирү турындагы указга кул куелгач, мәгълүмат ведомство системасында автомат рәвештә чагылыш табарга тиеш. Бу исә түләүне рәсмиләштерү өчен өстәмә документлар җыю зарурлыгын бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Герой-Ана» исеме 10 һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Исем белән бергә орден һәм 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан «Герой-Ана» исеменә лаек хатын-кызлар өчен социаль ташламалар исемлеге киңәйтелгән. Алар арасында түләүсез медицина ярдәме, рецепт буенча дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле ташламалар, транспортта һәм юл йөрү өчен түләүдә ташламалар, шулай ук һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләре бар.

Канунда шулай ук героиня-аналарга ай саен 72 403,79 сум күләмендә түләү һәм натураль ташламалар урынына ел саен индексацияләнә торган акчалата компенсация алу мөмкинлеге каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading