16+

Яман шешне этләр ачыклый башлаячак

Һиндстанда этләр яман шешне исеннән танып белә башлаячак.

Һиндстанда этләр яман шешне исеннән танып белә башлаячак.

Моның өчен белгечләр аларның үрнәкләргә реакциясен анализлау өчен ясалма интеллект кулланырга җыена. Шул рәвешле бу эш белән шөгыльләнүче компания беренчел скринингның гади һәм һәркем файдалана алырлык алымын булдыруны күздә тота.

Тәҗрибәләрдә 15 эт катнаша. Аларга сулышны, хәрәкәтләрне һәм башка реакцияләрне теркәүче датчиклар белән махсус шлемнар һәм шлейкалар кидерәләр. Ясалма интеллект бу мәгълүматларны анализлый һәм үзенчәлекле ис табылганда, этләрнең үз-үзен тотышын цифрлы күрсәткечләргә әверелдерә.

Тест өчен пациентка 10 минут дәвамында мамык битлеккә өрү дә җитә. Аннары үрнәкне лабораториягә җибәрәләр. Тикшеренүдә 1500 дән артык кешедәге яман шешнең җиде төп тибын ачыклаганда, система 90 проценттан артык төгәллек күрсәткән. Компания бу технологияне 2027 елда коммерция максатыннан файдалана башларга уйлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading