16+

Яңа елда — 11 көн ял: 2027 елның җитештерү календаре расланды

2027 елда россиялеләрне 118 ял көне көтә. РФ Хөкүмәте киләсе елга бәйрәм һәм ял көннәрен күчерү турындагы карарны раслады.

2027 елда россиялеләрне 118 ял көне көтә. РФ Хөкүмәте киләсе елга бәйрәм һәм ял көннәрен күчерү турындагы карарны раслады.

Иң озын ял Яңа ел бәйрәмнәрендә булачак. Россия халкы 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр — барлыгы 11 көн ял итәчәк.

2027 елда Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Россия көне уңаеннан өчәр көн ял биреләчәк.

Февральдә ял көннәре 21–23 февральгә туры килә. 6–8 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә өч көн ял булачак.

Май бәйрәмнәрендә ял ике өлешкә бүленә: 1–3 май һәм 8–10 май. Шулай итеп, россиялеләрне май аенда барлыгы алты ял көне көтә.

Россия көнендә гражданнар 12–14 июньдә ял итәчәк.

Иң озын ялларның тагын берсе Халыклар бердәмлеге көнендә булачак. Россиялеләр 4–7 ноябрьдә — дүрт көн рәттән ял итәчәк.

Шулай ук 2027 елда барлыгы 247 эш көне булачак. Бәйрәмнәр алдыннан дүрт көн эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла: 20 февраль, 30 апрель, 11 июнь һәм 3 ноябрь.

Шул ук вакытта 2027 елның 31 декабре эш көне булачак.

Ял көннәрен күчерү нәтиҗәсендә россиялеләргә ел дәвамында бәйрәмнәрне озын ялларга тоташтырып ял итү мөмкинлеге артачак.

праздник фото татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading