16+

Ясалма кызга алданган

16 марта 2025, 12:36
204
0
0
Уку өчен 2 минут

Кытайда яшәүче ир-ат ясалма фәһемне чын кыз дип кабул иткән һәм аңа булган мәхәббәте аркасында акчаларын мошенникларга биргән.

Кытайда яшәүче ир-ат ясалма фәһемне чын кыз дип кабул иткән һәм аңа булган мәхәббәте аркасында акчаларын мошенникларга биргән.

Лю Интернетта Цзяо исемле «кыз» белән таныша һәм аңа гашыйк була. “Кыз” ир-атка үзенең фотоларын һәм видеоларын җибәрә, һәм ул алдаулары турында шикләнми. Озак та үтми “кыз” медицина чыгымнарын каплау һәм үз бизнесын үстерү өчен ир-аттан акча сорый башлый. Һәм ул аңа ярдәм иткән. 
Әмма, соңрак хокук сакчылары ачыклаганча, “кыз”ны ясалма фәһем ярдәмендә мошенниклар булдырган. Аның фотолары, видеолары шулай ук заманча-технологияләр ярдәмендә ясалган. Җинаятьчеләрнең гамәлләре аркасында ир-ат 200 мең юань (2,4 миллион сум) югалткан.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading