16+

Иминиятчеләр чаң кага: ни өчен чит ил автомобильләре куркыныч тудыра

Россиядә иминият компанияләре Кытай автомобильләренә карата борчылу белдерә.

Россиядә иминият компанияләре Кытай автомобильләренә карата борчылу белдерә.

Экспертлар фикеренчә, бу машиналар тышкы яктан отышлы күренсә дә, иминият базары өчен алар «яшерен куркыныч» тудыра.

«Росгосстрах» вәкилләре белдергәнчә, күп кенә Кытай автомобильләре тиз арзаная һәм еш кына «тотал» категориясенә эләгә. Бу — авариядән соң машинаны торгызу икътисади яктан файдасыз булу дигән сүз. Нәтиҗәдә, иминият компанияләре зур түләүләр башкарырга мәҗбүр.

Аеруча гибридлар һәм электромобильләр куркыныч зонада. Моның төп сәбәбе —батареялар кыйммәт. Зыян килгән очракта аларны тулысынча алыштырырга кирәк, бу исә иминият чыгымнарын кискен арттыра.

Тагын бер проблема — запас частьләр. Белгечләр әйтүенчә, кайбер Кытай җитештерүчеләре кузов ремонты өчен кирәкле детальләрне җитәрлек күләмдә чыгармый. Шуңа күрә авариядән соң машиналарны төзәтү авырлаша, еш кына кулланылган детальләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Статистика да вәзгыятьнең катлаулы булуын раслый: 2025 елда ОСАГО буенча түләүләр сизелерлек арткан, ә КАСКО сегментында чыгымнар тагын да тизрәк үсә. Кайбер иминият компанияләре хәтта зыянга эшли башлаган.

Шулай да белгечләр бер фикергә килә: проблема автомобильләрдә генә түгел. Соңгы елларда иминиятчеләр үзләре дә тарифларны артык төшергән, нәтиҗәдә хәзер базар «тигезләнү» этабын кичерә.

Экспертлар машина сатып алучыларга киңәш итә: арзан бәягә генә кызыкмаска, ремонт чыгымнарын һәм иминият шартларын алдан ук исәпләргә. Бигрәк тә яңа технологияле автомобильләр очрагында бу аеруча мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading