16+

Иң арзан интернетлы өч ил арасында Россия бармы?

Россия өй интернеты бәясе буенча дөньяда икенче урынны алган.

Россия өй интернеты бәясе буенча дөньяда икенче урынны алган.

Росстат мәгълүматларына караганда, абонент түләве айга уртача 8,7 доллар (якынча 693 сум) тора. Иң арзан интернетлы ил – Һиндстан. Анда айлык түләм күләме 7,7 долларга (якынча 638 сум) тигез. Иң арзан интернетлы илләр өчлеген Румыния йомгаклый. Анда түләү күләме 9,8 доллар (якынча 812 сум).

Иң кыйммәтле интернет АКШта. Айлык түләү 72,1 долларга, ягъни якынча 6 мең сумга тигез. Шулай ук интернет бәясе Канада һәм Люксембургта да “тешли” торган (якынча 5 мең сум).  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading