16+

Ит, яшелчә – кибет бәясеннән арзанрак: Казанда көзге ярминкәләр кайда узачак?

Сәүдә мәйданчыклары иртәнге 6:00 дан 13:00 кә кадәр эшли.

Сәүдә мәйданчыклары иртәнге 6:00 дан 13:00 кә кадәр эшли.

31 октябрь көнне Казанда һәр шимбә үткәрелә торган көзге уңыш бәйрәме — авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 

Сәүдә итү шәһәрнең 14 махсус мәйданчыгында оештырыла. Ярминкәдә халык өчен яшелчәләр, ит ризыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның киң сайланышы әзерләнә. Барлык азык-төлек бәясе ваклап сату бәясенә караганда 10% ка арзанрак булачак.

Сәүдә мәйданчыкларында Татарстанның муниципаль авыл районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкәгә килүчеләрнең «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башка оешмаларның продукциясен сайлау мөмкинлеге бар.

Көзге уңыш ярминкәләре иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 кә кадәр барлык шәһәр районнарында түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә:

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading