16+

Католиклар яңа Папаны сайладылар

Ул - америкалы Роберт Франсис Прево. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Ул - америкалы Роберт Франсис Прево. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Яңа Папа сайлану турында беренче булып Ватиканның үзәк мәйданындагы католиклар белде. Сайлаулар яшерен рәвештә үткәрелде. 
Россия Президенты Владимир Путин яңа Папа сайлау уңаеннан котлау җибәргән. Россия лидеры конструктив диалогка һәм үзара аңлашуга өмет белдергән.  "Сезгә ышанып тапшырылган югары миссияне үтәүдә уңышлар, сәламәтлек һәм муллык телим" – дип язылган хәбәрдә.

Прево Чикагода католиклар гаиләсендә туып-үскән. Ул Перуда миссионер булып эшләгән һәм 2023 нче елда кардинал дәрәҗәсен алган. Ул интервьюлар да бирмәгән диярлек, шуңа хәтта католик дөньясында аз танылган шәхес булып калган, гәрчә ул Рим папасы Францискның иң революцион реформаларының берсен үткәрергә этәргән. Беренче тапкыр хатын-кызлар епископлар сайлаучы органның әгъзалары булып билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading