16+

Казан янындагы трассада килеп чыккан авариядә 19 яшьлек егет һәлак булган

Усады һәм Комлы Кавал бистәсе арасында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Усады һәм Комлы Кавал бистәсе арасында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясенең мәгълүматлары буенча, Volkswagen машинасын йөрткән 20 яшьлек егет идарә итүне югалткан. Машина башта юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелгән, шуннан соң Toyota Land Cruiser һәм Range Rover белән бәрелешкән.

Юл‑транспорт һәлакәте аркасында Volkswagenның арткы утыргычында булган 19 яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган һәм табиблар килгәнче вафат булган. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Фото: Госавтоинспекция РТ

Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading