16+

Казан таксида йөрү саны буенча Россия шәһәрләре өчлегенә керде

Казан такси хезмәте өчен түләүләр саны буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды.

Казан такси хезмәте өчен түләүләр саны буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды.

Бу хакта «Русский стандарт» банкының тикшеренү нәтиҗәләре дәлилли. Татарстан башкаласында бер сәфәр өчен уртача чек 397 сум тәшкил иткән.

Тулаем алганда ил буенча таксида йөрү бәясе бер ел эчендә сизелерлек арткан. Кышын сәфәрнең уртача бәясе 612 сумга җиткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 82 сумга күбрәк. 2025 ел нәтиҗәләре буенча уртача чек 522 сумнан 582 сумга кадәр арткан.

Иң кыйммәтле сәфәрләр Мәскәүдә теркәлгән, анда уртача чек 857 сум тәшкил иткән, һәм Санкт-Петербургта — 638 сум. Таксига ихтыяҗ зур булган шәһәрләр исәбенә шулай ук Новосибирск (472 сум0 һәм Волгоград — 311 сум кергән.

Тикшеренү күрсәткәнчә, Россиядә такси хезмәтләреннән ир — атлар һәм хатын-кызлар бертигез актив файдалана-һәр төркемгә 50% сәфәр туры килә. Шул ук вакытта ир — атларның уртача чегы югарырак булып чыкты һәм 733 сум тәшкил итте, ә хатын-кызларның-491 сум.

Ел дәвамында таксига иң зур ихтыяҗ гыйнвар бәйрәмнәре чорында, шулай ук февраль һәм март айларында күзәтелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading