16+

Казанда атланмай урлап-сатучы каракны тоткарлаганнар

Казанның супермаркетларының берсендә сәүдә залы хезмәткәрләре даими рәвештә атланмай урлаучы хатын-кызны тоткарлаган.

Казанның супермаркетларының берсендә сәүдә залы хезмәткәрләре даими рәвештә атланмай урлаучы хатын-кызны тоткарлаган.

Кибет администрациясендә хәбәр итүләренчә, җинаятьче аларга инде яхшы таныш - ул якындагы челтәр нокталарын берничә көн саен әйләнеп чыга һәм бер үк продуктны урлый икән.

Бу юлы шул хатын кибеттән кыйммәтле маркалы алты пачка атланмайны сиздермичә генә алып чыкмакчы булган. Сакчылар игътибарын аның кибеткә килүләренең даими булуы гына түгел, ә сайлавы да җәлеп иткән-җинаятьче бары тик иң кыйммәтле майны гына алган, аннары аны «кулдан» ике тапкырга диярлек арзанрак саткан.

Кибет хезмәткәрләре сүзләренчә, хатын-кызга элегрәк шундый ук кыңгыр гамәл өчен җинаять эше кузгатканнар. Урланган товарны бу юлы киштәгә кайтарып өлгергәннәр. Шикләнелүче полиция бүлегенә китерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading