16+

Казанда «Герой юлы буйлап» проекты старт алды: ветераннар яшьләргә Казан тарихын сөйли

Казанда 13 ноябрьдә «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проектына старт бирелде.

Казанда 13 ноябрьдә «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проектына старт бирелде.

Аның кысаларында махсус хәрби операция ветераннары мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсияләр үткәрәчәк.

Проектның беренче чарасында 100дән артык кеше катнашты. Укучылар, суворовчылар һәм студентлар ветераннар белән бергә Казанның тарихи урыннары буйлап өч тематик маршрут узды. Экскурсияләр вакытында ветераннар шәһәр тарихы белән таныштырып кына калмыйча, үзләренең тормыш юллары, тәҗрибәләре һәм башларыннан кичкән вакыйгалар турында да сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектның төп кыйммәте — буыннар арасындагы тере элемтә. Ул «Герой юлы буйлап» инициативасының киләчәге зур булуына һәм аны Россиянең башка төбәкләре дә хуплаячагына ышаныч белдерде.

Проект ветераннарга яңа һөнәри мөмкинлекләр ачуны, аларның җәмгыять тормышына активрак кушылуын һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне максат итә. Киләчәктә экскурсоводлык ветераннар өчен һөнәри үсеш юнәлешләренең берсенә әйләнергә мөмкин.

Инициативаны ВЭБ.РФ һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Проектны алга таба илнең башка төбәкләрендә дә җәелдерү планлаштырыла.

сов. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading