Казанда машина йөртүче кыз бетон терәккә килеп бәрелгән, өч пассажиры һәлак булган.
Скопировать ссылку
Казанда машина йөртүче кыз бетон терәккә килеп бәрелгән, өч пассажиры һәлак булган.
Бүген төнлә Казанда Горький шоссесында Honda автомобилен йөрткән 21 яшьлек кыз баштан фонарь баганасына килеп бәрелгән, аннан соң бу бәрелүдән машинаны Горький шоссесы — Восстания юл чишелешенең бетон терәгенә алып аткан.
Авария аркасында чит ил машинасының өч пассажиры урында ук үлгән. Автомобиль йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан.
div>
Әлеге юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар