16+

Май бәйрәмнәрендә өзлексез ял итәргә мөмкинбез

Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб май бәйрәмнәрен өзлексез итәргә кирәк дигән фикерне җиткерә.

Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб май бәйрәмнәрен өзлексез итәргә кирәк дигән фикерне җиткерә.

Аныңча, Беренче май һәм Җиңү көне арасындагы эш көннәрендә россиялеләр күбесенчә отгуллар һәм үз хисабына яллар ала, ә мәктәп укучылары дәресләрне калдыра.

«Һәрхәлдә, ниндидер бәйрәмнәр: бәлки, февраль, ноябрь, марттагы бәйрәмнәр исәбенә майдагы ялларны, гыйнвардагы кебек, өзлексез итәргә кирәк. Бу яхшы идея булыр иде, фактта отпуск кебек була», – ди Гриб.

Шул ук вакытта Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары бәйрәм көннәре арасындагы көннәр ялны планлаштырырга ирек бирмәячәгенә басым ясый.

  • Сүз уңаеннан: 2027 елның маенда россиялеләр 1еннән 3енә кадәр һәм 8еннән 10ына кадәр ял итәчәк. Нәтиҗәдә бу айда ике кыска эш атнасы көтә – 4еннән 7сенә кадәр һәм 11еннән 14енә кадәр. Гомумән алганда, киләсе елда җиде кыскартылган эш атнасы була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading