16+

Марат Әхмәтов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитештерү алдынгыларына, медицина, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсенең күренекле шәхесләренә, авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләре вәкилләренә, иҗат интеллигенциясенә, күп балалы ата-аналарга, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – барлыгы 48 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды. 

«Бу залга туган республикабызның горурлыгы булган кешеләр чакырылган. Сез – үсеп килүче буын өчен үрнәк, – дип басым ясады  Марат Әхмәтов, тантанада катнашучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп. – Фидакарь хезмәтегез, Татарстанның рухи һәм социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Нәкъ менә сезнең кебек кешеләргә  таянып республика, катлаулы шартларга карамастан, динамик үсешен дәвам итә».

Марат Әхмәтов кыскача республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5,7 трлн сумнан артып китте, 1,7 трлн сум инвестицияләр җәлеп ителде, бюджет керемнәре 600 млрд сумнан артык тәшкил итте.

Марат Әхмәтов махсус хәрби операциядә катнашучыларга, бүген үз гомерләрен корбан итеп, фидакарьләрчә Ватан сагында торучыларга рәхмәт белдерде.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален Марат Әхмәтов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖ сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык үзәге бүлеге башлыгы Руслан Әхмәтовка, «Татэнергосбыт» АҖ директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары Наталия Загребинага, Казанның интенсив күзәтүле махсус төрдәге психиатрия хастаханәсе баш табибы Рөстәм  Хәмитовка һәм  В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖнең «Татнефть-добыча» структур бүлекчәсе бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфия Фәсхетдиновага тапшырды.               

 «Ата-ана даны»  ордены медаленә Түбән Кама шәһәреннән дүрт бала үстерүче Алия һәм Алмаз Хәмидуллиннар, ә Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале медаленә Балтач районыннан биш бала анасы Людмила Тарасова лаек булды. 
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты кафедрасы профессор-консультанты Леонид Попов һәм «БРИКС махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ генераль директоры Динар Бәдретдинов бүләкләнде. Шулай ук «БРИКС махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ баш бухгалтеры Ирина Буслаевага Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.

 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале шагыйрь, республика Язучылар берлеге әгъзасы Наил Касыймовка һәм артист-вокалист, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка бүлеге мөдире Фердинант Сәлаховка тапшырылды. 
«Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме Дәүләт Советы депутаты, икътисад фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни мирас һәм туризм кафедрасы профессоры Фәдбир Сафинга бирелде.

 «Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем «Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ветеринария табибы – район ветеринария лабораториясе мөдире Светлана Кузнецовага бирелде.

Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән өлкән лейтенант, взвод командиры – Жуков орденлы, Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы  курсантлар батальоны укытучысы   Егор Алексеев, Дәүләт Советы Аппараты Эшләр идарәсенең мәгълүмати-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Сергей Осипов, хезмәт ветераны Виктор Постников, спорт ветераны Яков Клопоухов һәм башкалар бүләкләнде. 

 «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Дәүләт Советы Рәисе Секретариатының аналитика бүлеге мөдире Марат Хәбиров, Чистай шәһәренең «КамСлип суднолар ремонтлау заводы» ҖЧҖ токаре Михаил Волков, «Элекон заводы» АҖ механика җыю эшләре слесаре Луиза Курамшина һәм башкалар бүләкләнде. 

Җавап сүзе белән республиканың атказанган укытучысы Гөлнара Хуҗиева чыгыш ясады. Гөлнара Хуҗиева – Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгариф системасында 50 ел эшли. 

«Бүген биредә Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исемен алу – минем өчен зур дәрәҗә. Мин мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен күрәм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер бу чиста, якты һәм чын-чынлап заманча мәктәп,  – диде Гөлнара Хуҗиева. – Без районда алдынгы урыннарда торабыз, ә укучыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, ел саен төрле фәннәр буенча  олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бу уңышлар артында педагогларның һәм балаларның зур хезмәте тора. Бүгенге мактаулы исем – ул минем хезмәтемә югары бәя, ул миңа алга таба эшләргә көч бирә һәм яңа казанышларга рухландыра».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading